Төркиядә ял итү нык кыйммәтләнергә мөмкин

Лира курсы төшү сәбәпле, Төркиядә ял итү нык кыйммәтләнергә мөмкин. Әлеге илнең валютасы ел башыннан бирле ике тапкыр очсызланган инде.

Лира курсы төшү дәвам итсә, Төркиягә турлар бәясе кинәк кенә үсәргә мөмкин. Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин шулай дип белдергән.

— Алга таба турлар бәясе артырга мөмкин, чөнки барысы да валютада исәпләнелә. Әмма әлегә бу хәл безнең туристларга турларны отышлырак бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә, – дигән Барзыкин ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Исегезгә төшерәбез: Төркия валютасы янә кинәт түбәнгә тәгәрәгән. Хәзер 1 долларга нибары 17,04 лира тия.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казанда яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен башлыча Төркия, Үзбәкстан һәм Беларусь юнәлешләрен сайлалган. Россия шәһәрләре арасында Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә барырга җыенучылар күбрәк.


Фикер өстәү