Владимир Путинның еллык матбугат очрашуы вакыты билгеле

Коронавируска каршы көрәш, яңа социаль ярдәм чаралары, тышкы сәясәт. Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат очрашуында шушы һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

23 декабрьдә буласы матбугат очрашуы  Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана. Чара пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр гадәти форматта, ягъни җанлы очрашу рәвешендә үткәрелә. Ил башлыгының журналистлар белән очрашуы федераль телеканалларда, аларның сайтларында һәм YouTube аша күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү