Путин пенсиянең тупланма өлешен 2024 елга кадәр үзгәртмәүгә бәйле карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрнең тупланма өлешен «туңдыруга» бәйле законга кул куйды. Ул 2024 елга кадәр озайтылды, канун хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Шулай итеп, 2024 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взносларын исәпкә алу үзгәрмәячәк, ул 2014 елдан 2023 елга кадәрге кебек калачак. Законны кабул итү федераль бюджеттан Россия Пенсия фондына трансфертны 773 млрд сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия халкы пенсияләренең тупланма өлешен үзгәртү 2014 елда туктатылган иде. Шул вакыттан бирле гражданинның хезмәт хакының 6 проценты иминият өлешенә — хәзерге пенсионерларга түләүләргә бара.


Фикер өстәү