Балалар бакчаларында узачак Яңа ел бәйрәмнәренә әти-әниләрнең берсе генә кертеләчәк

Балалар бакчаларында балаларның Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә һәм QR-кодын күрсәтеп кенә керә алачак.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта  Татарстан Премьер -министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Бәйрәмгә килүче әти яки әни коронавируска каршы вакцинацияләнгән булырга тиеш. «Бу регламент бинада берьюлы булырга рөхсәт ителгән кешеләр санын исәпкә алып, балаларны һәм олыларны саклау өчен кертелде», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренчә, оператив штабка балалар бакчаларындагы бәйрәмнәргә әбиләр яки бабайлар барырга теләве турында мөрәҗәгатьләр килсә дә, әлегә моңа рөхсәт юк.


Фикер өстәү