Путинның зур матбугат конференциясе алдыннан журналистларны көмеш кисәкчекләре белән зарарсызландырганнар

Мәскәү “Манеж”ында Президент Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә катнашырга тиешле барлык журналистлар, махсус кыса аша үткәрелеп, көмеш кисәкчекләре белән зарарсызландырылган. Бу хакта “Российская газета” яза.

Моңа кадәр дәүләт башлыгының эшләр идарәчесе матбугат сәркатибе Елена Крылова “Россия-24” телеканалы хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, коронавирус таралуга каршы көрәшү чараларының берсе бу. Аның әйтүенчә, көмеш кисәкчекләре белән зарарсызландыруның сәламәтлеккә бернинди дә зыяны юк. Киресенчә, файдалы да булырга мөмкин әле.

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана. Анда 507 журналист катнашачак.


Фикер өстәү