БДИга керү өчен ПЦР-тестлар тапшыру таләп ителмәячәк

Рособрнадзор белгечләре фикеренчә, мондый чара имтихан алуны бик нык кыенлаштырачак.

Рособрнадзор киләсе елда Бердәм дәүләт имтиханына коронавирус инфекциясенә ПЦР-тестлар буенча кертүне күздә тотмый. Ведомство башлыгы Анзор Музаев шулай дип белдергән.

Аның басым ясап әйтүенчә, бу чара имтихан алу эшен бик нык кыенлаштырачак. Музаев искә төшереп үтүенчә, инде ике ел коронавирус таралу шартларында яшибез: мәгариф хезмәткәрләренең күпчелеге инде прививка ясаткан яки COVID-19 инфекциясен кичергән.

Музаев билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда коронавирус аркасында 400ләп укучы имтиханда катнаша алмаган. Алар арасында чирләп түгел, ә инфекция йоктыручылар белән аралашу сәбәпле генә карантинга китәргә мәҗбүр булучылар да бар.


Фикер өстәү