Илкүләм проектларны тормышка ашыруга багышланган бәйгегә 2000 фото кабул ителгән

Бүген “Корстон”да узган муниципаль берәмлекләр советының XVI съездында Татарстандагы илкүләм проектларны тормышка ашыруга багышланган иң яхшы фотоконкурс эшләре белән дә танышырга мөмкин иде.

Әлеге фотоконкурска 2019 елда старт бирелде. Аның максаты – халыкның игътибарын илкүләм проектларга юнәлтү. Бәйгедә 1,5 мең татарстанлы катнашты. Аларның күпчелеге – яшьләр һәм балалар.
Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән тормышка ашырыла.

– Быел без республиканың 45 районыннан һәм 10 республика министрлыгыннан 2000 эш кабул иттек. Халык илкүләм проектларны ничек күрә, тоемлый, шуны фотоларга төшереп җибәрде. Һәр проект халык тормышын яхшыртуга корылган, – диде ул.

Әлеге проект оештырылганнан башлап, бәйгегә 7 мең фотоматериал кабул ителгән. Иң актив шәһәрләр һәм районнар исемлегендә – Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Тукай, Азнакай, Теләче, Алабуга.

Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сүзләре буенча, бәйгедә иң кызыклы, үзенчәлекле эшләп сайлап алынган.

– Әлегә аларның иң яхшы 100е тәкъдим ителгән. Бәйгегә гыйнварда нәтиҗә ясалачак. Мартта җиңүчеләрне котлыйбыз. Гомумән алганда, быел 12 илкүләм проектны тормышка ашыру өчен 34 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Халыктан да кайтаваз булырга тиеш. Бу бәйге нәкъ менә шушы күрсәтә дә инде. Эшләр бик кызыклы, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү