«Картайган саен хатын эзбиргә әйләнә, балалар нәкъ әниләре… Юк инде бу илдә, юк…»

Бүген кем иренми – шул зарлана. Кайчак юк-бардан гына бәхәс куптарабыз да күңелләр тулганчы тартышабыз һәм моннан үзенә күрә бер рәхәтлек хисләре кичерәбез. Бу бәхәс еш кына «Cүз югында сүз булсын, ата казың күкәй саламы?»га кайтып кала һәм аңа, гадәттә: «Юк инде бу илдә, юк», – дигәнрәк сүзләр белән нокта куела.

Мондый бәхәсләргә кызык өчен мин дә кушылам, әй, рәхәтләнеп, нәрсәнеңдер, кемнеңдер тетмәсен тетәбез. Тик бөтен бәхетсезлекләребездә ил гаепле булып чыга.

Беркөнне бер дус хатыныннан зарланды әле: «Картайган саен эзбиргә әйләнә башлады, малай!» – ди.

– Шуңа ук барып җиттемени? – дигән булам.

– И-и… бу хатын-кызга ирек бирсәңме? Эштән кайтам, ашарга әзер түгел. «Мин дә синең кебек үк эшлим. Әнә кешенең ире уч тутырып акча ала, хатыны тиеннәр санап утырмый», – дип авызны томалый. Үләм инде бу хатын белән, юк инде бу илдә, юк.

– Монда илнең ни гаебе бар? – мәйтәм. Дәшми, аптырап карап тора. Тагын нидән зарланырга, кемне сүгәргә – шул турыда баш вата иде бугай ул. Тик күңеленә бер-бер уй килми. Миңа кызык булып китте, кызуга ут өстисе килә генә бит!

– Балалар ничек?

– Нәкъ әниләре инде, гел киресен сукаларга гына торалар. Юк инде бу илдә, юк…

Аның бу сүзләре минем өчен үзенә күрә бер такмазага әйләнде дә куйды. Дус-ишләр белән очрашкач, ниләр генә турында сөйләшсәк тә, сүзне «юк инде бу илдә, юк» дип тәмамлыйбыз, үзебез эч катканчы көләбез. Чөнки минем даирәдәгеләр – Тукайча, ягъни «монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл» дип яшәүчеләр.

Үземнең чит илгә барганым юк, Төркияне исәпләмәгәндә. Шуңа күрә чит илдәге «җәннәт»тәй тормыш турында өздереп кенә берни дә әйтә алмыйм. Ә менә эшләмәсәң, бер җирдә дә балда-майда йөзеп булмаячагын беләм. Иң кызыгы: без тормыш әйбәтләнгән саен зарланабыз. Юк инде бу илдә, юк, тиз генә үзгәрә алмабыз, ахрысы.

Менә яңа ел да якынлаша. Һәрвакыттагыча туар елларга өметләр баглыйбыз, бер-беребезгә иң матур теләкләр телибез. Әмма «Чит илләрдә яшәргә язсын!» дигән сүз ишеткәнем юк әле. Ә менә: «Илдә чыпчык үлми», – дип шактый еш кабатлыйбыз. Әле «ялгыз кайгы – кайгымыни, илгә кайгы килмәсен…» дип акырып җырлап җибәрергә дә күп сорамыйбыз. Череп баеганнарның ишәя баруы турында ишетсәк тә, әллә ни исебез китми. «Теге дөньяга күтәреп алып китә алмаслар», – дип күңелне тынычландырабыз. Хикмәтле илдә яшибез без.

Беркөнне яңа ел турында сүз китте дә, дусларның берсе: «Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай яшисең инде ул», – дип куйды. Бу – күптәннән яшәп килүче халык сынамышы. Әмма икенче беребез: «Яңа елга Россия халкының яртысы мүкәләп керә, димәк, мүкәләп яшәрбез микәнни?» – дигән шик белдерде. Не дождешься, дустым. Мүкәләсәк тә, җиргә егыла торган халык түгел без. Андый нәрсә бу илдә була да алмый. Чөнки без – инде менә ничә еллар буе егыла-тора яшәп өйрәнгән халык. Юк инде бу илдә, юк егылып яту дигәннәре.

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


2 фикер

  1. Миңа шунысы аңлашылмый, матбугат чаралары авыз суларын корытып чит ил тормышын мактыйлар бит. Озын-озын интервьюлар бастыралар алар турында, янәсе чит илдә мөмкинлекләр күп. Безнекеләр үзләренә яр иткән егетләрне, яисә хатын-кызларны да үтереп мактыйлар. Барлык түрәләрнең диярлек балалары чит илләрдә укый, яши. Аларны булдыклы итеп күрсәтергә тырышалар. Булдыклылар, билгеле, Русия акчасына яшәгәч.

  2. Чак кына хэллерэге чит илгэ таярга тырыша шул халыкнын.Ни дисэн дэ …Эйе эшлэми бирмилэр анда да ,бездэ бит эшлэгэн кешегэ дэ бик аз тулилэр ,кеше гомер буе бил богэ якты кон курэлми…»юк инде бу илдэ ,юк..».башлыкларда сэуис юк!Тэрбия юк бездэ-гомумэн тэртипсез ил без…тэртипсез

Фикер өстәү