Татарстан Президенты балаларны Республика Яңа ел чыршысында котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны сәламләде. Чара «Баскет-холл»да узды.

Татарстанның төп чыршысына үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балаларны чакырдылар. Чарада барлыгы 8 мең бала катнашты. Тамашалар 2 этапта узды. Бу санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүгә бәйле.

«Сезне чын күңелдән Республика Яңа ел чыршысында сәламлим һәм якынлашып килүче Яңа ел – иң якты һәм шатлыклы бәйрәм белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларына.

«Узып баручы елда сез барыгыз да Татарстан Республикасын олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында, «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсында, «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатында, #МыВместе бөтенроссия акциясендә лаеклы рәвештә тәкъдим иттегез. Без сезнең җиңүләр белән горурланабыз!» — диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык балаларны да хезмәт һәм тырышлык, җиңүгә омтылыш һәм битараф булмау берләштерә. «Бүген бу залда булган яшь геройларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Коткару һәм тормышны саклап калудан да мөһимрәк нәрсә юк! Мохтаҗларга ярдәм итүчеләргә, хәйрия гамәлләрендә актив катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез безнең ветераннар өчен күп эш башкарасыз», — дип ассызыклады ТР Президенты.

«Кадерле балалар! Үзегезгә ышаныгыз, алдыгызга зур максатлар куегыз һәм аларга кыю рәвештә ирешегез! Сезгә һәм әти-әниләрегезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Якынлашып килүче Яңа ел котлы булсын!» — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү