Горький исемендәге парк белән «Ак барс Арена» стадионы арасында асылма юл төзеләчәк

Казанда асылма юл төзергә ниятлиләр. Шәһәр үзәгендәге Горький исемендәге парк белән «Ак барс Арена» стадионын тоташтырачак проект 3 млрд сумга төшәчәк. Бу һәм тагын 5 проектны Президент Рөстәм Миңнеханов уздырган Инвестицион совет утырышында карадылар.

«АэроМост» компаниясе генераль директоры Денис Белов әйтүенчә, элмәле юлның озынлыгы 2773 метр булачак. «Ул Рус–Алман Швейцариясенең парк зонасы аша узачак һәм яшел шәһәр зоналарына искиткеч күренеш ачачак», – дип ышандырды Денис Белов. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге проект шәһәргә кирәк һәм аның турында фикер алышу күптән бара инде. Ул «Урам» экстрим паркы һәм Горький исемендәге парк тирәсендәге мәйданнарны берләштерәчәк.

Чаллының 67 нче микрорайонында исә балалар бакчасы төзергә җыеналар. Кала мэры Наил Мәһдиев мондый социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады һәм аны мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашырырга кушты.

Югары Ослан районында күзәтү манарасын төзергә планлаштыралар. «Фалкон Девелопмент» компаниясе вәкилләре әйтүенчә, 30 метр биеклектәге корылманы төзү 50 млн сумга төшәр дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов бу эш өчен урын әзерләргә, шулай ук проект турында мәгълүмат бирергә кирәклеген әйтте.

Яшел Үзән районында берьюлы ике проектны тормышка ашыру нияте бар. Беренчесе – «Зеленодольск 3» күпләп сату-бүлү үзәге. Проектның максаты – зур габаритлы йөкләрне саклау һәм эшкәртү өчен мәйданчык оештыру. Аны тормышка ашыру өчен 1,88 млрд сум күләмендә инвестиция кирәк. Нәтиҗәдә 1000нән артык кешегә эш урыны булачак. «Транзит-Сити» компаниясе исә күпфункцияле зур автокомплекс төзергә тәкъдим итте. Биредә зур тоннажлы автомобильләргә хезмәт күрсәтергә ниятлиләр. Президент ике проектны да хуплады һәм аларның файдалы буласын әйтте.

 

 


Фикер өстәү