Татарстан Президенты Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа үзәген карады

Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-үстерү үзәгендә булды. Аны «Союзмультфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева озатып йөрде.

Беренче «Союзмультпарк» 2021 елда Мәскәүдә барлыкка килде һәм креатив киңлекләрнең гадәти булмаган форматын тәкъдим итте. Шул ук вакытта «Союзмультфильм» киностудиясе тарафыннан эшләнгән мультимедиа аттракционнары үз эченә актуаль технологик хәл ителешләр белән ил анимациясенең классикасын һәм хәзерге заманын берләштерде.

Казанның «Союзмультпарк» мультимедиа үзәге Мәскәү проектына охшаш, әмма ул кайбер үзенчәлекләргә ия. Мәсәлән, үзәккә килүчеләрне анимация дөньясы белән генә таныштырып калмыйча, Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте турында да сөйлиләр.

«Союзмультпарк»ның мөһим өлеше – 1 сентябрьдә ачылган анимация мәктәбе. Биредә төрле яшьтәге укучылар үз персонажларын ничек булдырырга, компьютер анимациясен ничек башкарырга, шулай ук кул астындагы чаралардан ничек мультфильм ясарга икәнлген өйрәнәнләр.

Рөстәм Миңнеханов мультимедиа киңлекләрен карады, «Союзмультпарк» технологияләре һәм цифрлы мөмкинлекләре белән танышты. Юлиана Слащева билгеләп үткәнчә, үзәк Татарстан балалары һәм яшьләренең креатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итәчәк. Бу елның сентябреннән башлап сынау режимында павильон эшләгән вакытта анда 6 меңнән артык кунак булган инде.

Бүген үзәк территориясендә 12 югары технологияле аттракцион тәкъдим ителгән. Павильонда тәкъдим ителгән активлыкны эшләгәндә ясалма интеллект, VR/AR, RTX technology, virtual mocap, motion capture, 3D анимация һ.б. кулланып, «Союзмультфильм» киностудиясе белгечләре катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан алдынгы технологияләр файдаланылган.

Шулай ук Юлиана Слащева Татарстан Президентына «Союзмультпарк» үзәгенең киләчәк үсеше турында сөйләде. Шулай итеп, киләсе елда биредә уен бүлмәсе, төрле интерактив зоналар булдыру һәм тематик кафе ачу планлаштырыла.


Фикер өстәү