Чулпан Гарифуллинадан «Ташбака» салаты

Салатны мөмкин булганча биек, тыгыз итеп эшләсәң, шул кадәр яхшырак. Ул катламлап ясала.

Кирәк була: тавык ите (ысланган да ярый, шулпада пешкән ак ите дә),  пешкән йомырка, сыр, алма, кара җимеш, суган, майонез, гөмбә, әстерхан чикләвеге.

Тәлинкәгә аз гына майонез сылыйбыз, шуның өстенә туралган суганны җәябез. Суганның ачысы бетсен өчен аны җылы суда пешекләп алырга да мөмкин. Суган өстенә аз гына майонез сылыйбыз да салатны катлап ясый башлыйбыз. Һәр кат (яисә ике кат саен) аз гына майонез сылыйбыз.

1 кат: тавык ите

2 кат: алма

3 кат: гөмбә

4 кат: йомырка

5 кат: тавык ите

6 кат: караҗимеш

7 кат: сыр

Сырдан соң майонез кирәкми. Салат өстен әстерхан чикләвеге белән бизисе. Табынга куяр алдыннан салат бер сәгать салкынча урында торса, яхшырак.


Фикер өстәү