«ВТ» сайтында узган сораштыру нәтиҗәләре билгеле

Безнең халык җор телле, шаян инде. «ВТ» сайтында узган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтте. Укучыларыбыз ел вакыйгасы дип Илсөя Бәдретдинованың атказанган исемен алуны атады. Милли тормыштагы төп вакыйга исә җанисәп булды.

Сораштыруда барлыгы 22573 кеше катнашты. Иң кызыксыну уяткан бүлек – «Эстрада өлкәсендә ел шәхесе», анда 5205 кеше тавыш бирде. «Ел герое»н – 2316, «Иң актив блогер»ны – 2346, «Ел вакыйгасы»н 2324 кеше сайлады. Ә менә «Мәгариф өлкәсендә ел шәхесе»н билгеләүдә нибары 974 кеше катнашты. Монысы да, кызганыч, бүгенге тормышыбызның бер күрсәткече.

Үтеп барган елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, без 12 номинация билгеләгән идек. Аларның кайсылары үтә җитди булса, кайсыларына юмор да өстәдек. Ел азагында укучыларыбызның да җиңел сулап куясы килгәндер, чөнки халык «Ел вакыйгасы» итеп Илсөя Бәдретдинованың «Татарстанның атказанган артисты» исемен алуын билгеләде, аңа 1503 кеше тавыш бирде. QR-кодлы тормыш – икенче, тарихи төзелеш – тизйөрешле М12 юлын салу өченче урында калды.

«Иң актив блогер» булып Назыйм Галимов (1195 тавыш), «Ел герое» сәяхәтче, альпинист Рөстәм Нәбиев (1811), «Спорт өлкәсендә ел шәхесе» булып фигуралы шуучы Камилә Вәлиева (1035) танылды.

«Мәгариф өлкәсендә ел шәхесе»ндә Казанның «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин (433) алга чыкты. Бу җәһәттән Ниса исемле укучыбыз «Мәгарифтә башка шәхесләр дә бар иде» дигән фикер калдырган, әмма ул башка шәхесләр дигәндә кемнәрне күз уңында тотканын язарга оныткан. Сүз уңаеннан, сораштыруда «Сезнең тәкъдимнәр» дигән бүлек бар иде, тәкъдим язучы гына булмады.

«Эстрада өлкәсендә ел шәхесе» номинациясендә тавыш бирү иң кызу барганы булгандыр, мөгаен. Баштагы мәлләрдә ел шәхесе исемендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова барса, соңгы көннәрдә аны 3007 тавыш белән Фирдүс Тямаев узып китте.

«Театр өлкәсендә ел шәхесе» булып Кариев театрында куелган «Сөнәтче бабай» спектаклендә Сөннәтче бабай роле өчен Әзһәр Шакиров (1002) танылды.

«Елның иң актив җәмәгать эшлеклесе» тарихчы Дамир Исхаков булды.

«Әдәбиятта ел шәхесе» булып шагыйрә Лилия Гыйбадуллина танылды. Ркаил Зәйдулла белән Марат Кәбиров аннан азга гына калышты.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә ел шәхесе» номинациясендә Казанның 175 нче гимназиясендә зыян күргәннәргә ашыгыч ярдәм күрсәткән Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары танылды.

«Туган телләр елының иң уңышлы проекты» дип укучылар Казан метрополитенында «Туган телләр поезды» йөри башлавын атады.

«Милли тормышта төп вакыйга» җанисәп булды.

Киләсе елда да бергә булыйк, кадерле укучыларыбыз. Безгә сезнең һәр фикерегез кадерле. Гади кешеләрне дә сораштыру герое ясагыз, дигән фикерегезне дә мыекка чорнап куйдык. Барыгызга да сораштыруда катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, бәрәкәтле еллар телибез!

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү