Травмотолог: “Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехника аркасында зыян күрүчеләр арта”

“Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында травмотолог Булат Зиатдинов Яңа ел бәйрәмнәреннән соң мөрәҗәгатьләрнең бермә-бер артуы турында әйтте:

– Урамда – бозлавык, димәк, травматологлар өчен “кызу көннәр” башланды, дигән сүз. Бәйрәм көннәре һәм бәйрәмнән соң – бигрәк тә. Эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу чорда бигрәк тә балтыр, беләзек сөяген сындыручылар, күкрәк читлеген имгәтүчеләр күбәя. Офтальмологлар минем килешер, Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехника аркасында зыян күрүчеләр дә арта. Моннан тыш, юлларда да куркыныч, аварияләр булып тора. Шуңа да хәзер аеруча игътибарлы һәм сак булырга киңәш итәбез. Җәяүлеләргә боздан чистартылып, ком сибелгән юллардан гына йөрергә кирәк. Тайгак юлда вак-вак атлап кына бару хәерле, – дип аңлатты ул.

ВРЕЗКА:
Янгын күзәтчелеге буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Максим Трущин, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан пиротехника куллану турында сөйләгән иде.
– Татарстанда пиротехникага ихтыяҗ зур. Кызганычка, салют, петарда һәм ракеталар белән дөрес эш итмәү еш кына имгәнүләргә китерә, – ди ул. Аларны дөрес кулланмаган очракта салына торган штрафлар хакында искә төшерде. Физик затларга – 4 мең сум, вазифаи затларга –30 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр акчасы белән саубуллашырга туры килмәгәе.


Фикер өстәү