Муса Галләмов: «Келәмгә кайтасым килә»

Узып баручы елга йомгак ясаган чакта, аны һәркем үзенчә сыйфатлыйдыр.  Без бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә танылган шәхесләр белән 2021 елга йомгак ясадык, бусагага якынлашучы елга ниятләрне барладык.

Муса Галләмов, көрәшче:

– Узып баручы елда шактый зур эшләр эшләнде, тормышыбызны үзгәрткән карарлар кылынды. Быел без гаиләм белән Лаешка күчтек, монда яңа эшкә урнаштым. Ә иң сөендергән вакыйга – быел мин дүртенче тапкыр әти булачагым турында белдем. Аннан соң, 2021 елның җәе Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда батыр исемен алуым белән истә калыр дип уйлыйм. Әлбәттә, пандемия дә читләтеп үтмәде. Әти-әниләр, туганнарым авырды, үзем исә вакцина ясаттым. Гомумән, бу елым шактый нәтиҗәле узды. Булган ниятләремне, хыялларымны чынга ашыруга таба зур адым атладым. Киләсе елга да планнар зурдан. Иң беренче чиратта, савыгып, аягымны төзәтеп, келәмгә кайтасым килә. Ә инде газета укучыларга иң мөһиме – тазалык телим. Зур максатлар куеп, шул максатларга таба атларга язсын!


Фикер өстәү