Коллектив иммунитетка ирешү өчен Татарстанда 160 мең кешегә прививка кадатасы калган. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.
30 декабрьгә караган мәгълүмат буенча, республикада коронавируска каршы вакцинаны 2 млн 390 мең кеше ясаткан.