Фирдүс Тямаев: «Исемем халык теленнән төшмәсен»

Узып баручы елга йомгак ясаган чакта, аны һәркем үзенчә сыйфатлыйдыр.  Без бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә танылган шәхесләр белән 2021 елга йомгак ясадык, бусагага якынлашучы елга ниятләрне барладык.

«Исемем халык теленнән төшмәсен»

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– 2021 ел минем өчен тетрәндергеч һәм шактый кызыклы вакыйгалары белән истә калачак. Араларында тәҗрибә һәм акыл өсти торганнары да, кәефне төшерә торганнары да булды. Кыскасы, быел «Тямаев» фамилиясе еш яңгырады. Башкортстан белән бәйле хәлләрне алсак та, «Мишәрләр, вперед!» – дигән сүземне гаеп итүчеләрне искә төшерсәк тә. Бу тискәре хәлләргә җавап биреп бардык, бирешмәдек, үзебез булып калдык. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм ил күләмендә уздырылган халык исәбен алуга багышлап та шактый гына эшләр эшләнде. Милләт каршындагы бурычыбызны үтәргә, җырларыбыз, иҗатыбыз аша халыкта да ватанпәрвәрлек дигән олы хисне тәрбияләргә тырыштык. Тамашачы тарафыннан исә зур ярдәм һәм хөрмәт тойдым. Яхшымы алар, начармы, ләкин бу ел зур эшләре белән истә калачак. Яңа елда да минем исем халык теленнән төшмәсен. Әмма 2022 елда күбрәк яхшы яктан гына сөйләсеннәр иде. Киләсе елда сәхнәгә чыгуыма 10 ел була, инде хәзердән үк әлеге вакыйганы матур итеп уздырырга әзерләнәбез. Ниятләр зурдан!


Фикер өстәү