Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда күмәк иммунитет булдыру өчен тагын ничә кешенең прививка ясатырга тиешлеген әйткән

Татарстанда коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен тагын 300 мең кеше вакцинация узарга тиеш. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары советы утырышында шулай дип белдергән.
“Кешеләрне прививка ясатырга кирәклегенә инандыру өчен дәүләт мөмкин булганның барысын да эшли. Без Татарстанда күмәк иммунитетның Яңа елга барлыкка киләчәгенә исәп тоткан идек. Әмма бүгенгә республикада яшәүчеләрнең 72 проценты чамасы гына прививка ясаткан. Күмәк иммунитетка ирешү өчен тагын 300 меңләп кешегә вакцинация узарга кирәк “, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин.
“Коллегалар, сездән вакцинациянең чикләүләрдән котылу өчен бердәнбер ысул булып торуын халыкка аңлатуыгызны дәвам итүне сорыйм. Кешеләрдә прививкага шикләнү тудырырдай хорафатларга каршы көрәшергә тырышу кирәк”, – дип өстәгән Дәүләт Советы Рәисе.


Фикер өстәү