Казанның трамвай-троллейбусларында кондуктор кирәк булмаячак

Пассажирлар билетны махсус кушымта ярдәмендә кондукторсыз гына сатып алырга мөмкин
Казан электр транспортында билет өчен “акыллы түләү” системасы эшли башлаган. Бу яңа сервистан теләгендә булган барча кеше файдалана алачак. Моның өчен смартфонга “Казань Транспорт» мобиль кушымтасын гына урнаштырырга кирәк. Бу хакта KazanFirst” яза.

— Әлеге система трамвай һәм троллейбусларда гына эшли. Метрода билет бәясен кушымта буенча гына түләү мөмкинлеге әлегә юк, – дигән мобиль кушымта эшләүче “Датапакс” компаниясе генераль директоры урынбасары Максим Исаев.


Фикер өстәү