Кайсы йомыркаларны ашарга ярамый?

Кабыгы чатнаган чи йомырканы ашарга ярамый. Юкса, кабыгындагы пычрак һәм микробларның организмга эләгүе бар.

Алар температура 70 градустан да югары булганда юкка чыга. Шуңа күрә йомырканы бөтен килеш пешереп ашау хәерле. Роспотребнадзор белгечләре йомырканы һәрчак юып кулланырга киңәш итә. Әмма моны ашарга пешерер алдыннан гына эшләргә кирәк. Алдан юып куйсаң, саклагыч элпәсе юкка чыгып, кабыгындагы микроб һәм бактерияләр йомырканың эченә үк үтеп керергә мөмкин.

 

Фото: russkie-perepela.ru


Фикер өстәү