Дин буенча араканы сәламәтлекне ныгыту өчен кулланырга ярыймы?

Аракыны аз күләмдә генә булса да сәламәтлекне ныгыту, аяк-кулга сөртү, тамак чайкау һәм башка сихәтләндерү чарасы буларак кулланырга ярыймы?

 А. Закирова. Казан

«Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ:

– Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә хәмерне, исерткеч эчемлекләрне тыйды. Әлбәттә, аның кушканнарын үтәп яшәргә тырышабыз. Шуңа күрә аракыны миңа табиб кушты, сәламәтлекне ныгыту, организм җылынып китсен дип эчү – динебездә тыелган гамәл. Аның яхшылыкка караганда яманлыгы күбрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аракы – бөтен бәланең, начарлыкның, бозыклыкның анасы», – ди. Аракыны кулга, үпкә тирәләренә компресс итеп кую рөхсәт ителә. Әмма эчкә кертү тыела.


Фикер өстәү