Маһинур әби: Ул чакта миңа берәү дә ярдәм итмәде, ә сез бу эшкә алындыгыз

– Иң беренче – Аллаһы Тәгалә, икенче – журналистлар! Күпме кеше язмышларын хәл итәсез бит сез! Шулкадәр җаваплы хезмәт башкарасыз. Салкында туңып үләргә ирек бирмәдегез! Сезнең ярдәм белән газ кушылган көнне мәңге онытмам, – дигән иде безгә Казанда яшәүче 78 яшьлек Маһинур Вильданова.

Яңа фатирга күченеп, салкынга түзә алмаганга мөрәҗәгать итте ул безгә. Баксаң, документлар җитәрлек булмау сәбәпле, газны тоташтырмаганнар икән. Тик һава торышы аңа карап тормый шул. «ВТ» хәбәрчесе, әбинең фатиры тизрәк җылынсын өчен, идарәче оешма һәм газ хезмәте белән элемтәгә керде. Укучыларыбыз да битараф калмады. Газетада язма чыккач, әбигә күчтәнәч илттеләр.

Без бу хакта язгач оныткан да идек инде. Тик Маһинур әби онытмаган икән. Берничә көн элек редакциягә үзе килеп керде ул. Кулында – бер сумка күчтәнәч, ә күзендә – яшь. Салкында туңып утырган көннәр онытылмаслык булды, ди ул.

– Мин яхшылыкны оныта торган кеше түгел. Ун ел узса да, бу хакта исемдә тотармын, рәхмәтле булырмын, – ди ул. – 36 ел иминият оешмасында эшләдем. Гомеремдә кешедән ярдәм сораганым булмады. Беркайчан да мондый хәлгә калырмын дип уйламаган идем. Әмма мин уйлаганча булып чыкмады. Фатирыма ремонт ясарга килгән ханым сезнең газетаны бирде. Мин киңәшләшергә генә шалтыраткан идем. Ул чакта миңа берәү дә ярдәм итмәде, ә сез бу эшкә алындыгыз. Рәхәт яшәгез, эшләрегез уң булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү