Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы рәсми рәвештә Болгардагы Россиякүләм мөселман җыены белән башланып китә

4 гыйнварда Болгар шәһәрендә Россиякүләм мөселман җыены ачылачак. Ул быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тәүге чара булып торачак һәм Россия һәм Татарстанда әлеге зур тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирәчәк. Җыен үзенә күрә Әтил елгасында Россия мөселманнары корылтае рәвешендә үтәчәк. Анда катнашу өчен Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердовск өлкәләре, Кузбасс, Башкортостан, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән дин кардәшләр киләчәк.

4 көнлек форумның эшендә күренекле спикерлар – экспертлар, галимнәр, атаклы вәгазьчеләр катнашачак. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр, презентацияләр, мастер-класслар белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, программада квестлар, тренинглар, спорт чаралары каралган.

Чараның аеруча игътибарга лаек өлеше 5 гыйнвар көненә туры килә. Бу көнне “форумчыларны” Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламлиячәк һәм олы тарихи юбилей турында әңгәмә корачак. Аның чыгышыннан соң катнашучылар белән мөфти урынбасары, профессор, политология докторы, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин очрашачак. Ул аларга Россиядә ислам тарихы, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елгы вакыйгаларның сәбәпләре һәм әһәмияте хакында лекция укыячак.

Моннан тыш, җыен премьералар мәйданчыгы да булачак: биредә беренче тапкыр “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм “Хозур ТВ” телеканалында татар теленә тәрҗемә ителгән “Билал” мультфильмы күрсәтеләчәк.

Җыенның тагын бер мавыктыргыч өлеше булып “Туганбатыр” милли проектын тәкъдим итү торачак. Проект татар батыры образын кайтару һәм гәүдәләндерү максатында “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан ТР МДН белән берлектә тормышка ашырыла һәм үзенә кызыксыну уятып өлгерде инде. Форумда катнашучылар Туганбатыр белән иң беренче булып таныша алачак.

Мөселман җыены Болгарда 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү