Болгарда россиякүләм мөселман җыены ачылды

Әлеге җыен Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысасындагы тәүге чара булып санала. Шулай итеп, ил һәм Татарстан күләмендә әлеге мөһим тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирелде.

Болгардагы җыенга килгәндә, ул Россия мөселманнары корылтае рәвешендә үтәчәк. Анда катнашу өчен, Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердловск өлкәләре, Кузбасс, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән дин кардәшләр җыелган. Җыен 4 көн – 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны күренекле белгечләр, галимнәр, вәгазь сөйләү осталары белән очрашулар, лекция, остаханәләр, спорт чаралары көтә.

Җыенның төп вакыйгасы бүгенгә – 5 гыйнварга туры килә. Форум катнашучыларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләр һәм олы юбилей вакыйгасы турында сөйләр дип көтелә. Аннан соң Россия ислам институты ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашу узачак. Ул Россиядә ислам тарихы, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елгы вакыйгаларның сәбәпләре һәм әһәмияте хакында лекция укыячак.

Җыен күп кенә премьералар белән дә истә калачак. Әйтик, биредә тәүге тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалында татарчага тәрҗемә ителгән «Билал» мультфильмын күрсәтәчәкләр. Җыен кысасында «Туган батыр» милли проектын тәкъдим итү күздә тотыла. Ул, татар батыры образын торгызу максатыннан, «Туган авылым» комплексы белән берлектә тормышка ашырыла.

Белешмә

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча төп чаралар планын раслаган иде. Ул үз эченә 71 проектны ала. Күпчелек чаралар Татарстанда узачак. Алар арасында Болгарга кадәр автомобиль юлы төзү, шул җирлектәге елга вокзалын төзекләндерү, Казанда дини кулъязмаларны цифрлаштыру үзәге булдыру, Татарстан башкаласында Җәмигъ мәчете төзи башлау кебек зур чаралар бар.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү