Василий Лихачев: Татарстан миңа бик якын булды

Үзгәртеп кору елларында Шәймиевнең уң кулы, Президенттан кала икенче кеше. Республика бәйсезлеге турында декларацияне, Татарстан Конституциясен төзүдә катнашкан шәхесләрнең берсе. Талантлы дипломат. Искиткеч әңгәмәдәш. Бу сүзләр барысы да – Татарстан үсешенә зур өлеш керткән Василий Лихачев турында. 2022 елның 5 гыйнварында аңа 70 яшь булыр иде. Моннан ике ел элек каты авырудан соң ул арабыздан китте.

1991 елда Татарстан Республикасы вице-президенты исеме белән яңа гамәлгә кергән вазыйфага  Лихачев билгеләнә. Дөрес, 1995 елда бу вазыйфа юкка да чыгарыла. Шул сәбәпле Василий Николаевичны Татарстанның беренче һәм бердәнбер вице-президенты дип атарга мөмкин.

Василий Николаевич 1952 елда Горький шәһәрендә (хәзер Түбән Новгород) туа. Аның Татарстанга килеп чыгуы югары университет белән бәйле. Мәктәпне тәмамлагач, егет юридик факультетка юл тота. 1975 елны югары уку йортын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, аспирантурада кала, 1978дә  диссертация яклый.  Үзгәреш еллары дулкынында 36 яшьлек Василий Николаевичны  КПСС өлкә комитетының бүлек мөдире итеп куялар (аңа кадәр ул Гвинея-Бесау республикасының  хокук мәктәбендә, аннан Мадагаскар республикасы университетында эшләргә өлгерә). Ике елдан Татарстан Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе итеп билгелиләр. Бу хакта бер әңгәмәсендә ул: «Татарстан Конституциясен кабул иткән авыр көннәрне искә төшерәм. Баш китәрлек бәхәсләр булды анда! Конституциянең һәр бүлеге, һәр статьясы – бәхәсләр һәм компромисслар нәтиҗәсе. Без һәрбер статья өчен генә түгел, хәтта һәр сүз өчен көрәштек», – ди искә ала.

Бу вазыйфалардан соң Лихачев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Федерация Советы Рәисе урынбасары итеп сайлана. Дәүләт Советының ике телдә эшләвенә ирешә, әлеге тәкъдимне кертүдә инициатор буларак чыгыш ясый.

1998 елда Василий Николаевич тормышында дипломат буларак яңа этап башлана. Ул Брюссельдә Россия вәкиле итеп билгеләнә. Аннан, Ингушетия вәкиле буларак, Федерация Советына әйләнеп кайта. Матбугат чараларында язылганча, ул халыкара юрист белгечлеге буенча алыштыргысыз була.  Димәк, башта Халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары, аннан Россия юстиция министры урынбасары постын биләве дә очраклы гына түгел.  2011 елдан 2016 елга кадәр ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты – БДБ эшләре, Евразия интеграциясе,  Ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы була.  Аның депутатлыктан китүе Россия Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә хәл ителә. Бу хакта Лихачев бер әңгәмәсендә түбәндәгеләрне җиткерә: «Мин үз эшемнең юнәлешен үзгәртергә теләвем турында Россия Президентына хат юлладым. Шуннан соң мине Вячеслав Володин янына чакыртып алдылар һәм Россия Үзәк сайлау комитетында эшләргә тәкъдим ясадылар.  Мин килештем».  Үзәк сайлау комитетында Лихачев халыкара юнәлеш һәм Түбән Новгород, Омск, Самара, Ростов өлкәләре  буенча куратор була. 2016 елда соңгы тапкыр билгеләнгәндә ул: «Ничек кенә булса да, Татарстан миңа бик якын булды һәм булачак, мин аның өчен һәрвакыт җан атам», – дигән сүзләр әйтә.

Татарстандагы хезмәттәшләре искә алганча, Василий Николаевич, чыннан да, Татарстанны, аның халкын бик ярата, аларның сәламәтлеге турында кайгырта, киңәшләре белән ярдәм итә.  Гаиләсендә дә һәрвакыт тәртип була аның. Хатыны Наилә Иматовна ире кебек үк юридик белем ала. Татарстанда прокурор ярдәмчесе булып эшли. Илнара һәм Рената исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Василий Лихачевны озату мәрасиме Мәскәүдә була, мәрхүмнең васыятен үтәп, аны Казандагы Арча зиратына  җирлиләр.

Василий Лихачев лаек булган бүләкләр:

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;

Почет ордены;

Дуслык ордены;

«Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» исеме;

Россия Президентының Рәхмәте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор. Халыкара һәм дәүләт хокуклары мәсьәләләре буенча 600дән артык фәнни эш һәм монографиясе  бар. Португал,  француз, инглиз телләрен белә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү