Татарстанда экскаватор белән трактор боз астына киткән

Лаеш районының Яшел Бор авылында экскаватор белән трактор боз астына төшеп киткән.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Шаһитләрнең сүзләренә караганда, фажига урынында трактор кар чистарткан булган. Машина йөртүче, боз каткан дип уйлап, сулыкка да кереп киткән. Ләкин ныгып бетмәгән боз, шундук шартлап ярылып, трактор боз астына киткән. Аны чыгарырга экскаватор чакыртканнар. Ләкин ул да боз астына киткән. Бәхеткә, сулык тирән булмаган. Зыян күрүчеләр юк.

Хәзер ике «тимер ат» хужасы да боз астына киткән транспортларын ничек чыгарырга белмичә баш вата икән. Аларны бензин ярдәмендә эшләүче пычкы ярдәмендә чыгарырга туры килер дип фаразлыйлар.


Фикер өстәү