Күзләре күрмәүче Сания апа: Өнемдә күрмәгән матурлык төшләремә керә

Апас районының Иске Йомралы авылында гомер итүче Сания Сафиуллина бу дөньяны күңел күзләре белән күрә. Маңгай күзең күрмәсә, күңел күзеңне эшкә җик, дип әйтергә ярата ул.

Ә бит кайчандыр ул да башкалар кебек, дөньяның бар матурлыгын күреп яшәгән. Әмма кинәт килеп чыккан авыру аны гомерлеккә күрү сәләтеннән мәхрүм итә. Шулай булса да, бирешми ул. Гаиләсен, балаларын кайгыртып яшәргә тырыша.

– Аллага шөкер, бөтен эшне башкарам. Яраклашасың икән ул. Ашарга да пешерәм, камыр да куям. Мәҗлесләргә дигән бәлешне дә миңа пешертәләр. Балаларым бигрәк тәмле дип ашый, – дип сөйли Сания апа. – Ирем Рифат та ныклы терәк булды. Әгәр аның яратуын тоймасам, яши алыр идемме соң? Без ирем белән дүрт бала үстердек. Мин аңа бик рәхмәтле. Какмады, сукмады, хәлемне аңлап яшәде. Гаилә коруыбызга 50 ел тулды.

Сания апаның моннан 40 ел элек башы авырта башлый. Аның күренмәгән табибы калмый. Тикшеренер өчен кая гына бармыйлар. Бер табиб аның башы авыртуының сәбәбен әйтә: ул күзләргә бәйле була. Ныклап тикшерә башлагач, анда бик сирәк очрый торган авыру барлыгын беләләр. Баксаң, әлеге авыру нәселдән килә икән. Сания апага «пигментная дегенерация сетчатки» диагнозы куела. Шунда ук кисәтәләр дә: күзләрне дәвалап булмаячак.

– Килешмичә нишлисең инде?! Язмышыма язылгач, риза булдым. Димәк, күрәчәгем шул, дип үземне юаттым. Аяк-кулларым эшләгәнгә сөендем. Әмма авыру үзенекен итте. Башта төсләр буталды. Аннары инде начар күрә башладым. Хастаханә юлын яңадан таптадым. Күңел яхшыга өметләнде. Янәсе, ярдәм итүче булмасмы? Тик булмады. 2004 елда миңа инвалидлык бирделәр, – дип сөйли Сания апа.

Ул яктылыкны гына күрә. Әнә шуңа да чиксез сөенә ул.

– Аллаһы Тәгалә миңа яшәр өчен көч бирде. Күрү сәләтем кимегәч, кулларым белән тою яхшырды. Әйтерсең, аларның күзләре бар. Сизү, тоемлау хисем артты. Әнә шулар миңа тормышта югалып калмаска ярдәм итә дә инде, – ди ул. – Минем күңел күзләрем ачылды. Матурлыкны бик яратам. Тәрәзә төбемдә гөлләрне сыйпап, назлап узам. Әйтерсең, мин су сипкәч, яратып узгач, алар миңа елмая. Яраннар  күңелемә хуш килә. Аның әллә ничә төрлесен үстерәм.

Сания апа күрмим дигән уйны башынан алып ташлаган инде. Гаиләсе дә аның кимчелеген күрми. Бар да элеккечә төсле аларда. Балалары «әти», «әни» дип өзелеп торалар. Еш кына Казанга концерт-театрларга алып баралар икән.

– Бөтен артистларны таныйм. Радио тыңлыйм, телевизор карыйм. Ирем бер генә яңалыктан да читтә калдырмый. Өйгә килгән газеталарны кычкырып укый, – ди Сания апа. – Беләсезме, мин өндә күрмәгән матурлыкны, төштә күрәм. Төннәр буе гел болыннарда йөрим. Кайчак балачагым узган инеш буйларын, мәктәп бакчаларын күрәм. Тик күңелгә ул гына да җитми кайчак. Әллә кайларга барып кайтасым килә.

Сания апа оста бакчачы да икән әле. Балалары аның яшелчәләре бигрәк уңа, ди. Баксаң, кишерне дә ул гына сирәкли икән.  Әллә ярату тойганга, әллә Сания апаның кул җылысы тигәнгә, алар ел да мул булып уңыш бирә.Тагын бер шөгыле – Сания апа җырга-моңга оста. Кечкенәдән биергә яраткан, җырлаган да. Гел сәхнәдә булган. Хәзер дә тик тормый:«Асылъяр» фольклор ансамблен җитәкли. Мәдәният йортында эшләүче кызы Резедага гел ярдәмгә атлыгып тора икән.

– Әниемә шаккатам. Аның көчле рухы сокландыра. Берәү булса, мин – авыру,дияр иде. Ә ул башка бик күпләргә, минем үземә дә үрнәк булып, гомер  итә, – ди кызы Резеда. – Нинди генә хәл булмасын, әни  киңәшен бирә. Аның пешергән ризыкларын ашап туеп булмый. Әнинеке булганга гына түгел ул, җан җылысын, яратуын биреп, яхшы уйлар белән әзерләгәнгә шулайдыр.  Әнигә карагач, без зарлануны да оныттык. Исән генә булсын, дибез. Өебезнең нуры, гаиләбезнең учагын җылытып торучы кеше бит ул!

Гөлгенә Шиһапова

 

 


Фикер өстәү