Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча ике ел эчендә балалар бакчаларында 440 ясле урыны булдырылачак

Татарстанда «Демография» милли проекты буенча ике ел эчендә ясле яшендәге балалар өчен бакчаларда 440 урын булдыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Киләсе ике елда ике балалар бакчасы төзү һәм гамәлдәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төркемнәрне яңадан профильләштерү юлы белән 440 урын булдырырга планлаштырабыз», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1,5 яшьтән алып өч яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру буенча илкүләм проект чарасына кураторлык итә. «2022-2023 елларда бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

«Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыруга быел 72 млн. сум каралган, аның 58,3 млн. сумы – федераль бюджеттан, 13,7 млн. сумы – республика бюджетыннан.

Татарстанда 2020-2021 елларда ясле яшендәге балалар өчен 5150 өстәмә урын булдырылган.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башланганнан соң һәм икътисади кризис булу сәбәпле, аларның максатларына төзәтмәләр кертелгән.


Фикер өстәү