Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов медаль белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә театр артисты Әсхәт Хисмәтовка бүләк тапшырылды.

Театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе драма артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Әсхәт Хисмәт: «Тәҗрибә – яңалык ул, колакны баш аркылы кашу түгел»


Фикер өстәү