Прививкасыз шифаханәгә кертмиләр

Татарстанда CОVID-19 инфекциясеннән прививка ясатмаган 600 пенсионерга шифаханәләрдә ял итү өчен бушлай юллама бирелмәгән. Алар вакцинация узудан катгый рәвештә баш тарткан. Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге шундый мәгълүматлар китерде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу хәлгә ачыклык кертеп үтте. Ул фонд хезмәткәрләренә өлкән яшьтәгеләр арасында прививка ясату зарурилыгы турында аңлату эше алып барырга киңәш итте. Вице-премьер шулай ук шифаханәләргә юллама алырга теләүчеләрнең коронавируска тизрәк бирешүчеләр төркеменә керүенә басым ясады.


Фикер өстәү