Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елның 17 гыйнварына республикада Covid-19 аркасында 1526 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.
«Үлүчеләр саны 1526, соңгы тәүлектә шуларның тагын дүртесе расланды», — диелә хәбәрдә.
Авырудан 1985 елда туган ир-ат, 1960, 1936 һәм 1938 елда туган өч хатын-кыз вафат булган.