Җәяүле юлда чыккан низаг аркасында ике бала әтисенең гомерен өзгән

Магнитогорскида җәяүле машина йөртүчене үтергән һәм җинаять урыныннан качкан. Хәзерге вакытта аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре эзли.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, агрессив ир башта машинаның алгы тәрәзәсенә пычак белән ташланып, аны йөртүчене салоннан чыгарга мәҗбүр итә. Аннары машина йөртчегә кадый да җинаять урыныннан кача. Шаһитләр ашыгыч ярдәм чакырган, тик ирнең гомерен саклап кала алмаганнар. Аның ике баласы ятим калган.


Фикер өстәү