Татарстанда җылыта: буран һәм көчле җил көтелә

Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда һава температурасының җылынуы көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада төнлә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Көндез республиканың бөтен районнарында һәм Казанда буран булачак.

Көньяктан искән җилнең тизлеге  секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык булуы турында кисәтә синоптиклар. Төнлә – 6-11, көндез 1-3 градус салкын булачак.


Фикер өстәү