Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
Депутат сүзләренчә, бу 2026 елдагы соңгы кыскартылган эш көне.
«2026 елда эшләүче россиялеләрнең бары тик бер генә кыскартылган эш көне калды, ул – 3 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне. Эш көне бер сәгатькә кыскартылачак", - дигән белгеч. Ул эш вакытын кыскарту һәм бәйрәм көннәрендәге өстәмә яллар окладтагы хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләменә йогынты ясамаячагын әйткән. Мондый очракларда хезмәт хакы тулысынча түләнә, дигән Бессараб.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез