Роспотребнадзор каршындагы Иҗтимагый совет Балачак, гаилә һәм тәрбия институты белән берлектә махсус программа эшләгән, дип яза “Известия”.
Курс өчтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Ул җиде яшь төркеменә бүленгән. Тәрбиячеләр ризыкның файдасы, үсешкә, сәламәтлек һәм көч-энергиягә тәэсире турында сөйләячәк.
Нәниләрне ашау алдыннан гигиена кагыйдәләренә, калак-чәнечкедән файдаланырга өйрәтәчәкләр, ризыкларның төп төрләре белән таныштырачаклар. Зуррак балаларга туклануның организмга ничек көч бирүен, сәләмәтлекне саклауга ничек ярдәм итүен аңлатачаклар.
Балаларга шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын ничек үстерү, балыкларны үрчетү турында сөйләячәкләр. Дәресләр өчен рәсемле карточкалар әзерләгәннәр. Алар тәрбиячеләргә материалны җиңел генә аңлату мөмкинлеге бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез