Коронавирустан прививка ясатырга ярамаган очраклар билгеле

Йогышлы авыру, аллергия һәм аның хәтәр нәтиҗәләре вакцинациядән баш тартуга сәбәп булып тора. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатырга ярамаган очраклар исемлегенә кул куйган.

Тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында басылып чыккан. Анда әйтелгәнчә, вакцина составындагы компонентларга аллергия булган кешеләргә привививканы гомере буе ясатырга ярамый (“бессрочное противопоказание”), дип санарга мөмкин. Бирегә шулай ук аллергиядән интегүчеләрне һәм ниндидер вакцина белән прививка ясатканнан соң организмына зыян килгән кешеләрне кертергә була. Моңа анафилактик шок, тән температурасының чиктән тыш югары күтәрелүе, көзән җыерулар керә. Ә инде йогышлы һәм вируслы авыру эләктергән кешегә прививканы вакытлыча гына ясатырга ярамый (“временное противопоказание”).

Мурашко моңа кадәр “омикрон” билгеләрен тасвирлап үткән. Коронавирусның бу штаммының үзенә генә хас билгеләре юк, ләкин COVID-19 инфекциясенең шушы төрен йоктыручыларда баш авырту, томау төшү, төчкертү еш очрый. Шул ук вакытта, министр билгеләп үткәнчә, Россиядә COVID-19 йоктыручыларның 15 проценты – балалар.


Фикер өстәү