Татарстанда 11 кеше коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган

Татарстанда 11 кеше коронавирусның омикрон штаммын йоктырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Роспотребнадзорның республика идарәсендә хәбәр иткәннәр. Бу очракларның барысы да лаборатория тикшерүе нәтиҗәсендә расланган.

Тугыз кеше авыруны читтән – дүртесе илнең башка төбәкләреннән, бишесе Гыйрак, АКШ (Виргиния утрауларыннан), Хорватия һәм Мексикадан йоктырып кайткан. Калган ике Татарстанда авырган.
«Сигез кешедә коронавирус ОРВИ рәвешендә уза, калган өчесендә авыру билгеләре сизелми. Яңа штаммны йоктыру очраклары Роспотребнадзорның Саратовтагы»Микроб» фәнни институтында узган тикшерү нәтиҗәләре буенча расланды», – диелә хәбәрдә.
Авыручыларның барысы да изоляцияләнгән, алар үзләрен яхшы хис итә икән. Авыручылар белән элемтәдә булган 59 кеше ачыкланган. Алар арасында авыру очраклары табылмаган.


Фикер өстәү