Татарстанда электричкаларда банк карталары белән түләп булмаячак

1 февральдән Татарстанда шәһәр яны поездларында билет өчен банк карталары белән түләп булмаячак, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Мондый карар „Содружество“ шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында тотрыклы интернет булмау сәбәпле кабул ителде. Барлык банкларның һәм түләү системаларының банк карталары түләүгә кабул ителмәячәк», –  дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Әгәр пассажир юл йөрү өчен акча түләүдән баш тартса, аңа билетсыз йөргәне өчен штраф салыначак. Аны поезддан поезд якындагы станциядә төшереп калдырачаклар.

Ә барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә булачак.


Фикер өстәү