Татарстан мөфтие һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Шәймиевне юбилее белән котлады

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл беренчеләрдән булып Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне юбилее белән котларга килде.

«Казан һәм Татарстан митрополиты Изге Патриарх исеменнән котлау телеграммасын укыды, мөфти исә Ш.Мәрҗани орденын тапшырды», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Дин башлыклары мирасны саклауга зур өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү