Йөкле 7 хатын-кызның һәм яңа туган балаларның ни сәбәптән үлүен ачыклыйлар

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Белгород өлкәсе хастаханәсендә җиде йөкле хатын-кызның һәм яңа туган балаларның үлүе турында массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган хәбәрләрне тикшергән. Бу коточкыч хәлләрнең Шебекино район үзәк хастаханәсендә килеп чыгуы ачыкланган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, узган елда Шебекино район үзәк хастаханәсе йөкле хатын-кызларны коронавирустан дәвалау үзәгенә әйләндерелгән. Әлеге медицина учреждениесе Белгород өлкәсендә бердәнбер шундый дәвалау оешмасы икән. Узган елда биредә дәваланучы 7 хатын-кыз гүр иясе булган. Моннан тыш яңа туган сабыйларның да үлү очраклары ачыкланган. Хәзер биредә бу коточкыч хәлләрне тикшерү эше башланган.


Фикер өстәү