Этен 14нче каттан урамга ыргыткан ананың ике баласын алганнар

Хокук саклау органнары сабыйларны чүп-чар һәм хәмердән бушап калган шешәләр арасыннан тапкан.

Красноярск шәһәрендә полиция хезмәткәрләре этен 14нче каттан урамга ыргыткан ананы ике кечкенә баласыннан мәхрүм иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, күпкатлы йорт янында үлгән этнең аунап ятуы турында хәбәр кергән. Шул йортта яшәүчеләр бер хатын-кызның үз этен 14нче кат балконыннан урамга ыргытуын әйткән. Полиция хезмәткәрләре хайван мәетен, ни сәбәптән үлүен билгеләү өчен, экспертизага җибәргәч, килеп туган хәлгә ачыклык кертү өчен эт хуҗасының фатирына сугылган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләрен ул исерек хәлдә каршы алган. Биредә алар 5 һәм 2 яшьлек ике балага тап булган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, караучысыз сабыйлар чүп-чар, аракыдан бушап калган шешәләр арасында ачлы-туклы яшәгән.

Нәтиҗәдә 28 яшьлек хатын-кызга ана бурычын үтәмәве өчен беркетмә төзелгән. Балалары социаль учреждениегә озатылган.


Фикер өстәү