«Омикрон» штаммының яңа төре ачыклаган

Бөекбритания Сәламәтлек саклау агентлыгы омикрон-штаммның яңа төрен ачыклаган һәм аны ВА.2 дип билгеләгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлыкта билгеләп үтүләренчә, Бөекбританиядә «омикрон»ның оригиналь линиясе (BA.1) өстенлек итә, BA.2 төрен йоктыручылар әлегә күп түгел – нибары 426 очрак, аларның иң беренчесе 2021 елның 6 декабрендә ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар BA.1 белән чагыштырганда инфекциянең үсеш темплары артуы турында сөйли, әмма җентекле анализ ясарга кирәк.

«ВА.2 төренең „омикрон“ның ВА.1 төренә караганда авыррак нәтиҗәләргә китерәме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен җитәрлек дәлилләр юк әле, мәгълүматлар чикләнгән», — диде Бөекбритания Сәламәтлек саклау агентлыгының коронавируска бәйле инцидентлар буенча директоры Мира Чанд.

Израиль Министрлар Кабинетының үзәк вирусология лабораториясе хезмәткәре Шай Флейшон Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә график урнаштырган һәм яңа төрнең элеккесенә караганда трансмиссивлыгы югарырак булуын фаразлаган.


Фикер өстәү