Сыерны да вакцина коткара: Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә куркыныч авыру ачыкланды

Ветеринарларга: «Бүген бездә бер авыру да юк», – дип тынычланырга ярамый. Аларга терлекләр арасында йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен һәрвакыт уяу булырга туры килә. Бездә булмаса, күрше-тирәдә әледән-әле йогышлы авырулар калкып чыга. Узган ел Татарстан белгечләренә дә кош гриппы, дуңгызларда Африка чумасы, котыру авыруы белән көрәшергә туры килде.

Инде бу атнада күңелсез хәбәр килеп иреште: Сарман районындагы шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрдә төенле дерматит (нодуляр дерматит) авыруы ачыкланды. Әлеге тиз тарала торган куркыныч авыру Оренбург өлкәсеннән сатып алынган бозаулардан кергән булырга тиеш, дип фаразлана. Бер хуҗалыкта – 9, икенчесендә 14 баш терлекне юкка чыгарганнар. Районда Татарстан Президенты указы белән карантин игълан ителде.

Еллык коллегия утырышыннан соң Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерде:

– Әйе, кызганыч, бездә әлеге проблема бар. Аны вакцина ясау юлы белән хәл итәрбез дип өметләнәбез. Куркыныч янаган урыннарда мал-туарга прививкалар кададылар. Бу – безнең территориядә бер тапкыр да күзәтелмәгән яңа авыру түгел. Ике ел булган иде инде. Шуңа күрә аннан бары тик вакцина ясау юлы белән генә котыла алабыз, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Республиканың баш ветеринары тагын бер тапкыр чит төбәкләрдән терлек сатып алучыларга игътибарлы булырга кирәклеген әйтте.

– Малларны «чиста» төбәкләрдән безнең рөхсәт белән генә алып кайтырга кирәк. Ләкин алай гына да килеп чыкмый. Шуңа күрә халык терлек сатучыларның документлары белән кызыксынсын, – диде ул.

Ветеринарларга йогышлы куркыныч авырулар белән беррәттән даими рәвештә очрап тора торганнары белән дә көрәшергә туры килә. Лейкоз – әнә шундый мәкерле һәм еш очрый торган авыруларның берсе. Хәер, республикада ел дәвамында аннан арыну буенча чаралар уздырыла. Нәтиҗәләр дә бар. 2020 ел белән чагыштырганда, лейкоз быел 3,7 процентка кимегән.

– Бездә терлекчелектә сөтчелек юнәлеше алга киткән. Лейкоздан арындыру продукция сыйфаты һәм сөт базарында ихтыяҗ белән бәйле, – диде Алмаз Хисаметдинов. – 2021 елда бу бурыч үтәлде. Бүген йоктыру 5 процент дәрәҗәсендә. 2020 ел белән чагыштырганда, лейкоз 3,7 процентка кимеде. Узган ел республикада 30 хуҗалык лейкоздан арындырылды. Кайбер районнарда эшне дәвам иттерергә, ә кайдадыр тагын да көчәйтергә кирәк.

Баш ветеринар әйтүенчә, терлекләрдә лейкоз авыруы күп булган районнар исемлегенең башында Кама Тамагы килә. Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында да хәлләр мактанырлык түгел. Шулай ук Актаныш, Лаеш, Чирмешән, Спас, Кайбыч, Әлки районнарында да проблемалар бар. Ә менә Әтнә, Балтач, Теләче, Алабуга, Кукмара, Саба, Зәй, Арча, Тукай, Сарман районнарында лейкозга каршы эш бик яхшы бара. Аларда ел дәвамында лейкоз юк дәрәҗәсендә.

Республикада терлек санын саклап калу да – мөһим күрсәткечләрнең берсе. Узган ел Татарстанда яңа туган маллар арасында үлем күрсәткече 4,8 процентны тәшкил итә. Ә менә Алексеевск, Чиремшән районнарында бозаулар күп үлгән.

– Үлем сәбәпләре – сулыш алу һәм ашказаны авырулары. Алар турыдан-туры бозауларны тәрбияләүгә һәм туклануга бәйле, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясе утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов да катнашты. Аның фикеренчә, авыл җирлеге башлыгы ветеринария өлкәсе проблемаларыннан яхшы хәбәрдар булырга тиеш.

– Кош гриппы, башка куркыныч авырулар керә, безгә бу очракта нишләргә кирәклеген аңлау мөһим. Һәр башлык нәрсә эшлисен белергә тиеш. Җирле үзидарә башлыгы оператив мәгълүматлы булырга тиеш. Кемдә нинди терлек асрала, кем чыгарган, кем керткән, терлеге үлгәч, кая илтә, кем ничек юк итә, кем нинди чаралар күрә? Иң мөһиме – халыкны нинди куркыныч янаганы турында кисәтү кирәк, – диде Максим Увайдов.

Ул хәзерге яшәү рәвешен исәпкә алып, авырулар ягыннан имин төбәккә дә вирус үтеп керү куркынычының зур икәнен әйтте. Белгородта законсыз эшләгән бер предприятиенең куркыныч продукциясе 16 төбәккә, шул исәптән Татарстанга кергән.

– Авыруны вакытында ачыклау мөһим. «Меркурий» системасы продукциянең кая киткәнен билгеләргә мөмкинлек бирә. Куркыныч продукция кибет киштәләренә китмәсен өчен вакытында ачыклап, әйләнештән алырга кирәк, – дип белдерде Максим Увайдов.

Коллегия утырышында терлекләрне бердәм исәпләү һәм теркәү системасына кертү эшен дәвам иттерергә кирәклеген дә әйттеләр. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров моңа аеруча басым ясады.

– Быел без авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау буенча закон кабул ителүен көтәбез. Шуңа күрә 2022 елда барлык малларны идентификацияләп бетерүне һәм башка төр хайваннарны учетка ала башлауны максат итеп куябыз, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

Дмитрий Бунтуков


Фикер өстәү