Мәдәният министры: «Илкүләм проектлар турында күпләр белми дә»

Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы «Мәдәният» илкүләм проекты хакында белми. 

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә шулай дип белдерде.

— Һәр торак пунктта мәдәни ял, ә балаларга иҗади үсеш өчен лаеклы шартлар булырга тиеш. Кызганыч, ил күләмендәге сораштырулардан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 55 проценттан артыгы «Мәдәният» проекты турында ишеткәне дә юк. Шул ук вакытта, һәр өченче кеше илкүләм проектның уңай үзгәрешләрен билгеләп үткән, — диде Ирада Әюпова.

Аның сүзләренчә, бу тармакның мәгълүмати сәясәтен камилләштерү кирәклеге турында сөйли. «2021 елда республика массакүләм мәгълүмат чараларында мәдәният турында 14 меңнән артык язма дөнья күрде. Без «Татмедиа» агентлыгына хезмәттәшлек өчен рәхмәтле», — диде министр.


Фикер өстәү