Олег Матыцин Татарстан спорты турында: “Йомшак якларыгызны исәпкә алып, ирешкән югарылыкны сакларга кирәк”

Россиянең спорт министры Олег Матыцин сүзләренчә, соңгы елларда да Татарстан халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары уздыру буенча дөнья аренасында үз исемен аклый килә. Бу хакта ул Татарстан Спорт министрлыгының коллегия утырышында.

«Безнең үткәнебез генә түгел, спортлы киләчәгебез дә бик матур булачак. Татарстанга ышанычым зур, чөнки Рөстәм Миңнеханов кебек тренер белән начар уйнап булмый ул. Нәтиҗәләр ясаган вакытта да спорт өлкәсенең барлык тармакларына игътибар бирүегез күренә. Иң мөһиме – халыкны тыңлап, аны ишетеп эш итәсез. Хәзер исә, йомшак якларны исәпкә алып, шушы югарылыкны сакларга кирәк», – диде ул чыгышында.

Россиянең спорт министры ил спортчыларының Кышкы Олимпия Уеннарында яхшы чыгыш ясаячагына өмет белдерде. «Җыелма команда вәкилләрен төбәкләп бүлеп карарга яратмасам да, Татарстанның өлеше турында әйтми мөмкин түгел. Җәйге Олимпия Уеннарында биш спортчысы катнашты, бер алтын медаль алып кайттылар – төбәк өчен бу зур күрсәткеч. Пекинда узачак Кышкы Олимпия Уеннарыннан да спортчыларыбыз медальләр белән кайтыр дип ышанам», – диде ул.


Фикер өстәү