Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирустан 1941, 1942, 1951 һәм 1957 елгы хатын-кызлар вафат булган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1550гә җитте.