Балалар арасында авыручылар саны арткан

Коронавирусның «омикрон штаммы» барлыкка килү белән балалар арасында авыру сизелерлек артты.

Элегрәк зарарланган кешеләр арасында балаларның өлеше 10-11% булса, хәзер ул 15% ка җитә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Горелов бу хакта РИА Новостига сөйләгән.

«Балалар барлык геновариантлар белән авырдылар, эпидемиологик процесста катнашу ешлыгы 10-11% иде. «Омикрон» га килгәндә 15%ка җитә », — диде белгеч.

Шулай итеп, «омикрон штаммы» Covid-19ның башка вариантларына караганда балалар өчен зарарлырак булып чыкты.


Фикер өстәү