Мәләкәс авылында хатынын һәм аның сеңлесен үтергән ир-ат турында якыннары: «Ул аңа кул да күтәрмәде!»

Татарстанның Тукай районы Мәләкәс авылында булган фаҗига әле дә социаль челтәрләрдә тарала. Кемдер Тимурның йөзендә нур юк, бигрәк куркыныч» дисә, кайберәүләр аның мондый җинаять кылганына ышанмый. KazanFirst фаҗига булган урынга барып, үлгән кызларның, Тимурның дус-якыннары белән дә аралашып кайткан.

KazanFirst үлгән кызның бер туганы белән социаль челтәрләр аша элемтәгә дә кергән. Артык игътибар җәлеп итмәс өчен, әңгәмәдәше үз исемен һәм фамилиясен күрсәтмәүне сораган. Аның сүзләренә караганда, Тимур мондый җинаять кылырга мөмкин түгел.

— Ул яхшы, тыныч егет иде. Кызын да яратты. Низаглар булмады дип әйтмим — алар теләсә кайсы гаиләдә бар. Әмма аның кеше үтерүенә беркайчан да ышанмаячакмын. Хәтта кулын да күтәрмәс иде! Бу дөрес түгел! Бу ниндидер яла ягу! Тикшерүләр үткәреп тормас өчен Тимурны гаепле итеп куячаклар да бетте, — дип канәгатьсезлек белдергән басманың әңгәмәдәше.

 


Фикер өстәү