Рөстәм Миңнеханов «Главтатдортранс» белгечләренә эш автомобильләре тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» ДКУ белгечләренә юл контроле автомобильләрен тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

«Соңгы елларда Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнә. Федераль һәм төбәк юллары буенча да зур ярдәм күрсәтелә. Бу инвестицияләр дөрес һәм сыйфатлы булсын өчен юллар хезмәте, кирәкле приборлар, җаваплы белгечләр кирәк. Яңа автомобильләр сезнең мобильлегегезне һәм эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Президенты «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Даниловка 26 махсуслаштырылган автомобильгә сертификат тапшырды. «Без юлларыбыз белән горурланабыз. Әмма безгә әле күп эшлисе бар. Шуңа да карамастан, безнең профессиональ команда бик яхшы», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

20 ел дәвамында «Главтатдортранс» ДКУ автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тотуга төп заказчы булып тора.


Фикер өстәү