Лилия Сәгъдиева: «Ярты көндә 17 бәлеш пешердем»

Пешкән камыр ризыклары сату нокталары адым саен булса да, социаль челтәрләрдә милли ризыклар сатучы уңган хатын-кызларның саны көннән-көн арта. «Яратып, чын күңелдән пешергәндә үз кешеләреңне табу кыен түгел», – ди әлеге кәсепкә кереп киткән Лилия Сәгъдиева.

– Лилия, хәзер пешерүчеләр, пешекче блогерлар бихисап. Ничек милли ризыклар пешерүгә алындыгыз?

– Белемем буенча хисапчы булсам да, һөнәрем буенча бер көн дә эшләмәдем. Курслар бетереп, пешекче булып эшләп алдым. Тик кияүгә чыгып, өч балам туганнан соң үз йортыбызда яши башлагач, кайдадыр эшкә чыгып йөрүне күз алдыма да китерә алмадым. Балачактан пешерергә ярата идем. Менә шул хоббием минем табыш чыганагына әйләнде. Ирем дә, балалар да бу эшкә керешүемә бик шат кына булдылар.

– Бер көнгә иң күбе ничә бәлеш пешергәнегез булды?

– 31 декабрь көнне төшке аштан соң 17 бәлеш пешердем. Ә бавырсакка берьюлы 65 килограммга заказ биргәннәре булды. Аны өч көн пешерергә туры килде.

– Суши, ролл, пиццага өстенлек бирүче яшьләр бәлешкә заказ бирәме?

– Яшьләр заказ бирми диярлек. Бәлешне күбесенчә урта  яшьтәгеләр эшкә туган көннәренә, өйдәге мәҗлесләр өчен, ә бавырсакны туган көннәргә, туй һәм никахларга заказ бирәләр.

– «Фирменный» рецептларыгызны башкалар белән бүлешәсезме?

– Бәлешнекен сорасалар әйтәм, ә бавырсакныкын әйткәнем юк. Эш рецепттан гына тормый. Бер төрле әйбер белән бассаң да, камыр төрле кешенеке төрлечә килеп чыга.

– Үз эшләрен башларга хыялланып йөргән пешерергә яратучыларга нәрсә киңәш итәсез?

– Үз эшеңне башлап җибәрү өчен бик зур теләк һәм әлеге эшне ярату кирәк. Баштарак, әлбәттә, куркыта, борычы, тозы да артыграк яки ким булгалый. Тик бу туктап калу өчен сәбәп булырга тиеш түгел. Әлбәттә, бәлешнең итен, чәкчәкнең балын кызганмаска кирәк. Шулай ук заказны вакытында өлгертү дә мөһим.

– Бәлеш сатып, аена күпме акча эшләргә мөмкин?

– Бәлеш сатып кына әллә ни күп эшләп булмый. Мин бавырсак, чәкчәк, кош теле, пироглар да пешерәм. Дөресен генә әйткәндә, көчәнми генә эшләгәндә ике ел чамасы элек аена чиста 30 мең сум чамасы акча эшләп була иде, хәзер исәбен алып барганым юк.

– Пешекче булып та, сылу булып калырга мөмкин дигән уй килә сезне күргәч. Ризыкның исен иснәп тә тазарабыз, ди бит пешерергә яратучы хатын-кызлар.

– Үземне формада тоту өчен дүрт ел инде спортзалга йөрим. Минем вакытым бүленгән. Гадәттә, төшке ашка кадәр ике бәлешемне пешерәм дә спортзалга йөгерәм. Хатын-кыз, эш дип, үзен онытырга тиеш түгел.

Лилия Сәгъдиевадан 5 киңәш

1.Бавырсак йомшак һәм көпшәк булсын өчен, катырылган йомырка салырга кирәк. Туңдыргычта никадәр  озаграк торса, шуның кадәр яхшырак. Минем йомыркалар яртышар ел саклана. Күп итеп суыткычның туңдыра торган өлешенә куям да искесен алам, яңасын куя барам.

2. Бәлеш камыры кетердәп торсын өчен үсемлек маен каймакка караганда күбрәк салырга, ә менә йомырка салмаска кирәк.

3. Чәкчәк камырын йомшак итеп бассаң, ул тәмлерәк булачак.

4. Бәлеш, бавырсак, чәкчәк камырын пешергәнче ярты сәгать ял иттерсәң, камыр яхшырак уңачак.

5. Пироглар өчен «песочный» камырны суыткычта яки бераз туңдыргычта тотсаң, ул тәмлерәк була.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү